"Халык ихтыяры" - "Воля народа" №9 (59) март 2013 г.
ТАТАР КҮГЕНДӘ ЯҢА ЙОЛДЫЗ
Ришат Төхвәтуллин белән интервью: «Сәлам юллыйм сиңа…»
Салават, Айдар, Хәния, Нәфкать, Гүзәл, Хәмдүнә, Филүс, Рөстәм… Бу исемлекне әллә күпме дәвам итәргә була. Сүз кемнәр турында барганны аңлагансыздыр. Әйе, бу татар җырчылары. Әйе, бу Татарстандагы Башкортстанда туып-үскән татар эстрадасын тотып торучы сәләтле җырчыларыбыз. Юмор осталары җырчылар турында сөйләшкәндә “Безнең Башкортстаннан туры поставка” дип әйтергә яраталар. Шулай бернигә дә карамый Татарстанда Башкортстан җирендә туып-үскән татар җырчылары саны күбәя генә бара.
Бүген татар эстрадасында яңа йолдыз — Башкортстанның Туймазы районы Карамалы-Гөбәй авылы егете Ришат Төхвәтуллин йолдызы кабына.
КАРАМАЛЫ-ГӨБӘЙ, ОКТЯБРЬСКИЙ, УФА
- Ришат, әңгәмәне үзең белән таныштырудан башла әле. Беләм, Башкортстан егете икәнеңне, беләм Туймазы районының Карамалы-Гөбәй авылыннан икәнеңне…
- Әйе. Мәктәпне мин авылдым Карамалы-Гөбәйдә укып бетердем. 9нчы сыйныфны тәмамлаганда ике юнәлеш бар иде. Берсе Стәрлетамактагы физкультура техникумы, икенчесе – Октябрьскийдагы музыкаль училище. Мәктәптә укыганда спорт белән бик актив шөгыльләнә идем. Шулай ук җырларга бик ярата идем. Авылга төрле артистлар концерт белән килгәндә, аларның чыгышларына кызыгып карый идем. Ләкин музыкаль училищегә укырга алырлар микән, дигән шик бар иде. Бер дус егет: “Теләгең булса, алырлар!” , дип ышандырып әйткәч, үземне сынап карарга булдым. Әти-әнигә берни әйтмичә, имтиханнар бирергә чыгып киттем. Имтиханнар нәтиҗәсендә музыка өлкәсендә нидер беләм икән булып чыкты. Шулай итеп Октябрьскийдагы музыкаль училищега укырга кердем.
- Нинди факультет, нинди юнәлештә укыдың?
- Башта “баян” буенча укыдым, аннары “фольклор”ныйга күчтем. Мин 1 курста укыганда, Филүс Каһиров 3нче курста укый иде. Филүснең җырлаганын ишеткәч, мин баянны “ташладым”, җырга күчтем.
Училищеда укыганда әкренләп төрле үрләр яулый башлыйсың. Төрле конкурсларда еш катнаша идем. Аннары Уфага академиягә (авт.-Заһир Исмагилов исемендәге Уфа дәүләт сәнгать академиясе) укырга чакырдылар. Укытучыларны: “Нигә укучыларыгызны Казанга җибәрәсез, ник Башкортстанда калдырмыйсыз”, - дип әрлиләр идее. Шулай итеп мине Уфага җибәрделәр.
- Ә үзеңнең Уфада укырга барырга теләгең бар идеме? Казанга тартылыш бар идеме?
- Ул вакытта әле мин аңламый да идем Казанның һәм Уфаның аермасы нидә икәнен. Барган да юк, белгән дә юк дигән кебек… Кайда уку минем өчен барыбер иде, ул вакытта иң мөһиме — ул уку, укырга керү иде.
- Шулай итеп Уфага сәнгать академиясенә укырга кердең…
- Әйе. Укырга кергәндә ул вакытта бик зур конкурс иде. Хәтта укытучылар арасында да кайсы укучыны сайларга дип әрләшеп алу да булган иде. Шау-шу, ыгы-зыгы үтеп, мин укырга кердем. Академиядә уку белән шулай ук төрле конкурсларда катнаша башладым.
- Ришат, минем синең чыгышларыңны “Гәлсәр сандугач” конкурсы кысаларында күргән бар. Айгөл Сагынбаева белән җырлаган идең…
- Башкортстанда зур сәхнәгә күтәрелү шуннан башланды. Ул 2008 елны, училищедә укыган вакытлар иде. Анда катнашырга мине укытучым җибәргән иде. Композитор Риф Арсланов иң беренче булып мине күреп алды. “Бу егетнең күзләре янып тора” диде. Концертларга әзерләнгәндә репетицияләргә беренче килеп утыра идем. “Гәлсәр сандугач”та “Өмет” номинациясен бирделәр. Ике еллап Башкортстан буйлап гастрольләрдә йөреп чыктык. Халык танып, җылы сүзләр әйтә башлады.
УФА - КАЗАН
- Ә Казанга беренче тапкыр кайчан килдең?
- 2008 елны Казанга беренче тапкыр татар яшьләре форумына килдек. Казанга Алик абый Локманов чакырган иде. Аннары 2010 елны “Татар моңы” конкурсы булды, шунда килдем.
Аннары Рәшит Вәһәпов исемендәге халыкара татар җыры фестиваленә килдем. Биредә музыкаль белемнәре генә булган җырчылар катнаша ала. Шуңа күрә конкурс үзенә бик тартты, җәлеп итте. Мисал өчен, “Татар моңы”н алсаң, анда бит төрле кешеләр, үзешчәннәр дә катнаша ала. Ә Ваһапов фестивалендә көчле җырчылар белән ярышасың, алардан ниндидер белем аласың, ул барыбер үзенә күрә бер сынау. Анда мине I дәрәҗәдәге лауреат итеп таныдылар. Р.Ваһапов фестивале вакытында Рифат Фәттахов (авт.- Рифат Фәттахов — Ваһапов фестивале проектының авторы һәм җитәкчесе, Татарстанның һәм Россиянең атказанган мәдәният эшлеклесе, ТРның Муса Җәлил исемендәге премиясе лауреаты) белән танышып киттек. Филүснең концертларына ала башладылар. Филүс белән мин Октябрьскийда укыганнан бирле яхшы таныш идем инде. Ә хәзер инде Уфа-Казан арасында еш йөрим.
- Казанга күченергә җыенмыйсыңмы?
- Эшләргә җайлырак булсын өчен Казанга күчәсе килә. Ә бер яктан Уфадан да китәсе килми инде. Анда бит күпме дуслар, танышлар… Киләчәктә хәл ителер.
- Ә Казан ошыймы соң сиңа?
- Әлбәттә! Ләкин нәрсәсе миңа ошамый – ул бөкеләр! Бүген Болак урамында гына бер сәгать бөкедә утырдым. Шәһәрне әле яхшылап белмим, болай да навигаторга карап барасың, әле җитмәсә кирәк урында юл ябылган булып чыга. Чагыштырып караганда Уфада юллар бушрак кебек. Тулаем алганда, Казан бик ошый! Шәһәр үсештә.
- Ришат, татар-башкорт мөнәсәбәтләре турында ни әйтерсең? Ничек уйлыйсың, музыка юнәлешендә Казандамы, Уфадамы мөмкинлекләр күбрәк?
Минем өчен татар халкы да, башкорт халкы да якын. Мин аларны бертигез күрәм. Бу ике тугандаш һәм кардәш милләтләр.
Музыка юнәлешенә килгәндә Казанда мөмкинлекләр һәм мөмкинчелекләр күбрәк дип уйлыйм. Казанда мөнәсәбәтләр дә башкача… Бүген мәдәният министрлыгында чыгышта булдык. Оештыру бик яхшы иде. Музыкада фанфарага кадәр бәйләнәләр. Казанда көчле режиссерлар бихисап.
Казанда чыгыш ясаганда сыйфатлы, тирән мәгънәле, “авыррак” җыр башкарырга кирәк. Музыканы шул кадәр көчле беләләр микән, халык аңлый. Ә Уфада “җиңелрәк” җыр башкарырга кирәк. Ни өчен алай икәнен – мин белмим.
- Ришат, Казанда Башкортстан җырчылары күп! “Туйдырып беттегез инде, Уфагызга кайтып китегез!” дип әйтүләргә ничек карыйсың?
- “Күршенең үрдәге каз булып күренә” дип әйтәләр. Читтән карап торасың – Казанда җырчылар күтәрелә. Шуңа кызыгасың. Казанга киләсең дә, шул теләк бик көчле була. Читтә килүчеләр ныклап тырыша дип уйлыйм. Бәлки характерга да бәйледер. Карап торасың – төрле җырчылар бар. Кемнеңдер таланты да бар, зәвыгы да бар, ләкин күтәрелеп китә алмый. Теләгең, тырышлыгың көчле булу кирәк.
ЭСТРАДА ТУРЫНДА
- Артист тормышы җиңел түгел диләр. Гастрольләрдә еш йөрергә туры килә…
- Артист тормышы җиңел түгел. “Сезгә рәхәт, җырлап кына йөрисез” дип әйтүчеләр бар. Бер җырны башкару гына ул күпме көч, күпме энергия тәлап итә. Сәхнәдә чыгыш ясау – ул һәрчак ниндидер имтихан биргән кебек. Һәрчак ниндидер ярышта кебек, син һәрчак әзер булырга тиешсең, һәрчак формада булырга тиешсең. Концертларга, кичәләргә кешеләр ял итәргә бара. Син дә кеше бит, синең дә ял итәсең килә.
- Ә син үзең кайсы җырчыларны яратып тыңлыйсың?
- Уфада Илһам Вәлиев дигән җырчы бар. Мин аны иң яхшылардан дип саныйм. Шулай ук, Филүс Каһиров, Раяз Фасыховның иҗатлары ошый. Алар бер урында тормыйлар, алар һәрчак үсештә. Салават Фәтхетдинов, Хәйдәр Бигичев, Илһам Шакиров, Фәдис Ганиев җырлаулары ошый.
- Уфада да, Казанда да беренче концертларың узды. Концерт алдыннан нинди хисләр кичердең? Кайда дулкынлану күбрәк иде?
- Беренче концерт — ул таныштыру концерты. Тамашачыга мин кем, каян, ни өчен җырлыйм икәнне аңлатам, таныштырам. Беренче концерт шундый булырга тиеш. Ә калган концертларны ниндидер тема белән алып барырга кирәк.
Мине Уфада күбрәк беләләр. Уфада танышлар, дуслар күбрәк. Казанда ничек кабул итәрләр икән дип дулкынландырылган иде азрак. “Бисмиллаһ” дип әйтәм, ике шәһәрдә дә концертлар уңышлы иде, заллар тулы, тамашачы яратып кабул итте. Барлык тамашачыларыма рәхмәт әйтәм! Кабат концерт куярга сораучылар күп булды. Шул исәптән 13 февральдә Казанда өстәмә концерт булды. 12 мартта тагын бер өстәмә концерт булыр.
16 февральдә Филүс Каһиров белән бергә Самара, 18 февральдә Оренбургта, 20 февральдә Алма-Атада концертлар куйдык. Уфада кабат концерт соңрак куелыр. Әле Башкортстандагы концертларга әзерләнәбез.
Кыскача белешмә
- Туган елы: 3 март 1989 ел
- Туган урыны: Башкортстан, Туймазы районы, Карамалы-Гөбәй авылы
- Белеме: Октябрьский музыкаль училищесы, Заһир Исмагилов исемендәге Уфа дәүләт сәнгать академиясендә соңгы курста укый
- Казанышлары: “Гәлсәр сандугач” телевизион җыр конкурсында “Өмет” номинациясендә лауреат, “Татар моңы” халыкара конкурсында лауреат (2010), Р.Ваһапов исемендәге халыкара татар җыры фестиваленең I дәрәҗәдәге лауреаты.
Әлфия БӘДРЕТДИНОВА